Татарстанда хаҗга гаризалар кабул итү башланды
Тур-операторлар Мәккә һәм Мәдинәнең изге урыннарына хаҗга барырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итәләр инде.
Сезон 8 июньнән 20 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел хаҗилар өчен, санитар-эпидемиологик хәлнең җайга салынуы сәбәпле, яшь чикләүләре юк.
Хаҗга юлламаларны гамәлгә ашыру өчен квоталар төбәкләрнең ихтыяҗлары буенча бирелә. Гомумән алганда, Россия буенча урыннар саны пандемиягә кадәрге санга кайтты - 25 мең урын.
Татарстанда хаҗ кылучылар өчен төрле кыйммәттәге программалар бар. Булачак хаҗиларны хаҗга җибәргәнче, белгечләр чит илләрдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә һәм экскурсияләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кертеп, укулар үткәрәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев