Татарстанда тагын ике ир-ат һәм өч хатын-кыз Covid-19дан вафат булды
Татарстанның тагын биш кешесе коронавирус корбаны булган - ике ир-ат һәм өч хатын-кыз. Республикада рәсми теркәлгән Covid-19 корбаннарының гомуми саны 2022 елның 13 гыйнварына 1506га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Үлүчеләр - 1506, аларның бишесе соңгы тәүлектә расланган", — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Коронавирустан 1933 һәм 1973 елларда туган ир-атлар, 1927, 1934 һәм 1945 елларда туган хатын-кызлар вафат була.
Якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев