Язгы ташу бик көчле булган очракта Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000нән артык кеше яши.
Бу хакта республика вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, 2024 елның язгы ташуы буенча фаразлар борчулы. Февраль ахырына республикада кар катламының биеклеге уртача күпьеллык күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, бу язда су басу киеренке сценарий буенча үтәргә мөмкин.
"Муниципаль районнарга бүгенге көннән үк югары әзерлек, ә су басу башланса, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчү тәкъдим ителде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.
Нет комментариев