Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзүчеләргә бер тапкырлы түләүне арттырдылар
Бер тапкырлы финанс ярдәменә карата яңа кагыйдәләр 2026 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады.
Фото: редакция архивыннан
Бу түләү ике өлештән тора: Татарстан бюджетыннан 2,5 млн сум һәм Оборона министрлыгыннан 400 мең сум.
Югары түләүләргә пилотсыз очкычлар (дроннар) белән эшләүче яңа гаскәри берәмлекләр һәм «Африка» корпусы өчен килешү төзүчеләр дә дәгъва итә ала. Килешү төзүчеләрнең барлык категорияләре өчен полигоннарда әзерлек үткәреләчәк.
Татарстанда килешү төзү процедурасы бер-ике көннән артмый. Потенциаль кандидатларга сәфәр, яшәү урыны һәм азык-төлек чыгымнары түләнә. Килешү имзаланганнан соң, алар шунда ук бертапкырлы түләүне ала, кирәкле хәрби кием-салым белән тәэмин ителә һәм әзерлек курсына җибәрелә. Килешү төзүчеләргә финанс ярдәменнән тыш, барлык республика һәм федераль льготалар, ярдәм һәм стимуллаштыру чаралары гарантияләнә.
Республика үз сугышчыларын гуманитар ярдәм белән тәэмин итә: азык-төлектән алып транспорт хезмәтенә кадәр. Сугышчыларның гаиләләре хакимият күзәтүендә тора һәм дәүләт тарафыннан билгеләнгән барлык ярдәмнәрне ала.
Татарстанда хәрби хезмәт контракты турында тулырак мәгълүматны:
- рәсми сайтта: https://heroes-tatarstan.ru
- 8 800 222 59 00 һәм 117 телефоннары буенча,
- хәрби комиссариатта яки сайлау пунктларында
алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев