Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Covid-19 корбаннарының гомуми саны республикада 155кә җитте.
Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаннары булды. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагын раслау килде", - дип белдерделәр министрлыкта.
Covid-19дан 1949 елгы хатын-кыз, 1955 һәм 1960 елгы ир-атлар вафат булган.
Авыруның ничек узуы турындагы мәгълүматларны ведомствода җиткермәделәр. Әмма билгеләп үтүләренчә, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган һәм вирус идентификацияләнгән.
Шулай итеп, 8 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан халкының Covid-19 коронавирсыннан үлүенең 155 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев