Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Коронавирусның яңа «Стратус» штаммын йоктыру очраклары теркәлгән

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында 2025 елның августындагы санитар-эпидемиологик вазгыять турында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Стратус» штаммының өч очрагы теркәлгән. Әлегә «Омикрон» өстенлек итә. Яңа штамм киңрәк таралу, дәвалау яки нинди дә булса өстәмә чаралар күрү буенча аерылып тормый. Инде күп еллар дәвамында билгеле бер штаммны дәвалауда аерым алымнар, ниндидер махсус профилактика чаралары кертелми, дип сөйлибез. Профилактиканың барлык стандарт алымнары эшли, алар нәтиҗәле – алар турында онытмаска гына кирәк», - дип билгеләде Любовь Авдонина.

Шулай ук ул, тулаем алганда, яңа коронавирус инфекциясе буенча республикада вазгыять тыныч, дип өстәде.

«Бер атна эчендә 194 очрак теркәлгән, авыручылар саны узган атнага караганда 12 процентка кимрәк. Авыручылар ешрак «Омикрон» штаммын йоктыра. Авыру 96 процент очракта ОРВИ тибында бара», - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев