Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда COVID-19 авыручылар саны буенча яңа антирекорд ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны буенча яңа антирекорд теркәлгән - 270 кеше йоктырган.

Казанда 156, Яр Чаллыда 21, Чистайда 18 авыру теркәлгән. Алексеевский һәм Норлат районнарында - 8әр, Биектауда – 7, Әлмәттә – 6, Алабуга белән Яшел Үзәндә – 5әр, Түбән Кама, Лаеш һәм Спас районнарында – 4әр, Бөгелмә, Буа, Яңа Чишмә, Питрәчтә – 3әр, Актанышта – 2, Азнакай, Аксубай, Арча, Югары Ослан, Лененогорск, Минзәлә, Мөслим, Саба, Тәтеш, Тукай районнарында - 1әр коронавирус йоктыручы ачыкланган.

Узган көндә 46 пациент савыккан, 9 кеше үлгән. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр итәләр.

Пандемия башланганнан бирле республикада 34 188 коронавирус очрагы ачыкланган. 27 017 пациент терелгән, 1 122 кеше вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев