***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Кама Тамагы районында балалар бакчасында бер бала икенче баланың бармагын ишеккә кыстырган. Имгәнгән бармакны ампутацияләргә туры килгән. Бу хәлдә балаларны чишенү бүлмәсендә үзләрен генә калдырган тәрбияче хатын-кыз гаепләнә.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хезмәткәргә карата җинаять эше ачылган, эшне судка тапшырганнар.
Нет комментариев