Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда Африка корпусы сугышчыларының балаларына бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнде

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Татарстанда Казан шәһәренең контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты үткәргән эш нәтиҗәләре буенча чит илләрдә бурычларны үтәү өчен Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән сугышчыларның балаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләнгән.

Документта сүз Африка корпусы белән контракт төзүчеләр турында бара – Россия Федерациясе Оборона министрлыгы структурасы, ул РФ чикләреннән тыш бурычларны башкара.

Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме мондый контрактчының һәр баласына 20 мең сум тәшкил итәчәк. Ул социаль ярдәмнең һәм дәүләт социаль ярдәменең башка чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.

Түләүләргә агымдагы елның 1 февраленнән, 2025 елдан башлап контракт төзегән сугышчылар исәп тота ала. Кирәкле акчаларны республика Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп бирәчәкләр. Карарның үтәлешен Татарстан Хезмәт министрлыгы контрольдә тотачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев