Татарстан үсмерләренә цифрлы куркынычсызлык һәм вербовкага каршы тору буенча белем бирделәр
«Конструктив диалог» дигән үстерү чаралары циклы Татарстанда 10 марттан 17 апрельгә кадәр узды.
Программа укучылар, студентлар, педагоглар һәм ата-аналар өчен исәпләнгән һәм республиканың барлык 45 муниципаль берәмлеген колачлаган. Төп максат – яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясенең таралуын профилактикалау.
Өч атналык эш дәвамында 128 чара үткәрелде, анда 10 940 кеше катнашты. Катнашучыларга цифрлы гигиена, диверсияләр өчен юридик җаваплылык, деструктив төркемнәргә вербовкага каршы тору ысуллары, депрессив һәм суицидаль халәтләрне профилактикалау, шулай ук манипуляция механизмнары һәм алардан саклану турында сөйләделәр.
Татарстандагы антитеррористик комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев билгеләп үткәнчә, төп бурыч – яшьләрнең диверсион-террористик эшчәнлеккә җәлеп ителүенә юл куймау һәм аларда тотрыклы антитеррористик фикерләү формалаштыру.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев