Татарстан Пенсия фондына 30 ел!
30 ел элек, 1990 елда, бик катлаулы күчеш чорында Россия Федерациясе Пенсия фонды оештырыла.
Ул бүгенге көндә Россиядә социаль тәэминат өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең иң зур федераль системасының берсе булып тора.
Гадәттәгечә, республиканың Пенсия фонды пенсия түләү белән генә шөгыльләнми. Пенсия фонды кешене туганнан бирле озата бара.
Татарстан Пенсия фонды эшчәнлеге өлкәсенә түбәндәгеләр керә:
- яшь буенча, туендыручысын югалту, инвалидлык буенча пенсияләр билгеләү һәм түләү;
- пенсионерның пенсия акчасына яшәү минимумына кадәр федераль социаль өстәмә бирү;
- пенсия тупланмаларын формалаштыру, инвестицияләү һәм түләү;
- федераль социаль ташламалар хокукына ия ветераннарга, инвалид ларга, геройларга һәм башка гражданнарга социаль түләүләр бирү;
- ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын бирү;
- пенсионерларга адреслы ярдәм күрсәтү һәм РФ субъектларының социаль программаларын финанслау;
- пенсия тупланмаларын дәүләти финанслау программасын алып бару;
- «Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы» (ЕГИСО) һәм «Инвалидларның федераль реестры» федераль дәүләт мәгълүмат системасын (ФГИС ФРИ) алып бару;
- хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә формалаштыру һәм алып бару.
Моннан тыш, быел Пенсия фонды тарафыннан Татарстанның меңләгән гаиләсенә балалар өчен яңа түләүләр гамәлгә ашырылды.
Хәзерге вакытта Татарстанда 1 миллион 138 меңнән артык пенсия алучы бар һәм 380 меңнән артык республика кешесенә (федераль ташламаларга ия булучыларга) төрле социаль түләүләр билгеләнгән. Республикада ана (гаилә) капиталына 319 меңнән артык сертификат бирелгән. Татарстанның 4 миллионнан артык кешесе мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнаша. РПФның территориаль идарәләре республика шәһәрләрендә һәм районнарында 88 мең эш бирүче-иминләштерүче белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән 2,1 миллион хезмәткәргә карата хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү буенча эш алып барыла.
«Бу тантаналы көнне хөрмәтле хезмәттәшләремне Пенсия фонды юбилее белән котлыйм! 30 ел Татарстан Пенсия фонды бүлеге һәм аның территориаль идарәләре коллективы шәһәр һәм районнарда респуб лика халкы иминлеге өчен хезмәт куя. Аларның һәрберсенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм!» – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев