Татарстан яшүсмерләренә цифрлы куркынычсызлык турында сөйләделәр
Татарстанда 10 марттан 17 апрельгә кадәр «Конструктив диалог» дигән үстерү чаралары циклы узды.
Программа мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм ата-аналар өчен исәпләнгән иде. Ул республиканың барлык 45 муниципаль берәмлеген колачлады. Төп максат – яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясенең таралуын кисәтү.
Өч атна эчендә 128 чара үткәрелде, аларда барлыгы 10 940 кеше катнашты. Катнашучыларга цифрлы гигиена, диверсияләр өчен юридик җаваплылык, деструктив төркемнәргә вербовкага каршы тору ысуллары, депрессив һәм суицидаль халәтләрне профилактикалау, шулай ук манипуляция механизмнары һәм алардан саклану турында тулы мәгълүмат бирелде.
Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев билгеләп үткәнчә, төп бурыч – яшьләрне диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне бөтенләй булдырмау һәм аларда тотрыклы террорчылыкка каршы фикерләү формалаштыру.
Аның сүзләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы һәр укучыга һәм студентка террорчылыкның җинаятьчел асылын аңлату бурычын куйган. Гәрәев ассызыклаганча, 2024 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган «Конструктив диалог» проекты бу эшнең мөһим коралларының берсенә әверелде.
Чаралар программасы куркынычсызлык темасын төрле кырлардан яктырту өчен төзелгән иде. Катнашучылар лекцияләр тыңлап кына калмадылар, чынбарлыктагы төрле хәлләрне дә тикшерделәр: алар манипуляция, вербовка һәм буллингны танырга, шулай ук аларга каршы торуның нәтиҗәле ысулларын табарга өйрәнделәр.
Мәктәп укучылары өчен Росмолодёжь ярдәмендә цифрлы грамоталылык буенча махсус квиз (интеллектуаль уен) уздырылды. Бу уен катнашучыларга үз белемнәренең дәрәҗәсен интерактив, кызыклы формада бәяләргә мөмкинлек бирде.
Оештыручылар ассызыклаганча, проектның төп бурычы – бары тик мәгълүмат бирү генә түгел, ә яшүсмерләрне һәм яшьләрне шәхси һәм иҗтимагый куркынычсызлыкның актуаль мәсьәләләренә тарту, аларның бу өлкәдә актив тормыш позициясен формалаштыру.
Проект Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр ресурс үзәге тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе гранты, республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев