***
- Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белән бергә Чуваш Республикасы хөкүмәте делегациясе: Министрлар Кабинеты рәисе Сергей Артамонов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Максим Петров, «Чебоксар елга порты» АҖ генераль директоры Ванифатий Шайкин белән очраштык.
Су юлы буенча йөк ташу өлкәсендә Чуваш Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштык, – дип яза шәһәребез мэры Михаил Афанасьев үзенең ТГ сәхифәсендә.
Нет комментариев