Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Тарихи очрашу узды: Путин һәм Трампның матбугат очрашуында әйткән фикерләре

Россия һәм АКШ лидерлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның Аляскадагы сөйләшүләре 2 сәгать тә 45 минут дәвам иткән. Чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, бу – аларның иң озак шәхси сөйләшүләре булган.

Ул «өчкә-өч» форматында булды. Россия ягыннан сөйләшүләрдә Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашты. Америка ягыннан – дәүләт секретаре Марко Рубио һәм махсус вәкил Стивен Уиткофф.

Аннан соң, Россия һәм Америка җитәкчеләре матбугат конференциясендә чыгыш ясады. 

Владимир Путин:

  • Россия Украинадагы җайга салыну озак вакытлы булуын тели.
  • Путин Трампны Мәскәүгә чакыра, АКШ җитәкчесе мондый сәфәрне мөмкин дип саный.
  • Россия Трамп администрациясенең Украинадагы кризисны хәл итүдә ярдәм итәргә теләвен күрә.
  • Россия Украина иминлеген тәэмин итәргә кирәк булу фикере белән килешә һәм моның буенча эшләргә әзер.
  • Россия Президенты белдергәнчә, очрашкач, Трамп аны күршеләрчә сәламләгән.
  • Россия белән Алясканы бары тик Беринг бугазы гына аера, илләр – якын күршеләр.
  • Путин АКШ лидеры Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүләренең ихлас булуын әйтә.
  • Россия белән АКШның уртак эшчәнлек өчен юнәлешләре күп.
  • Россия, Аляскада җирләнгән совет очучылары истәлегенә хөрмәт күрсәткән өчен, АКШ хакимиятенә рәхмәт белдерә.

Дональд Трамп:

  • Трамп белдергәнчә, ул Путин белән Украина проблематикасының «күп кенә пунктларын» килештерә алган, әмма кайберләре буенча әле дә килешүләр юк.
  • Трамп киләчәктә АКШ һәм РФ арасында нәтиҗәле очрашулар уздыруга өметләнүен белдерде.
  • Трамп белдергәнчә, аның фикеренчә, Путинның һәм аның үзенең Украинадагы конфликтны туктату теләге бер дәрәҗәдә.
  • Трамп Путин командасын белүен әйтә, «ул босс кебек үк популяр» ди.

Матбугат очрашуыннан соң, Владимир Путин совет очучылары җирләнгән зиратка бара һәм чәчәкләр сала.

Интертат 

Фото: http://www.kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев