Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Танылган төркемнең бер музыканты су астына китеп һәлак булган

Тагын 2 кешене эзлиләр

Музыкаль төркемгә нигез алучы Дмитрий Свиргунов һәм тагын 2 кеше хәбәрсез югалган дип санала.

Cream Soda музыкаль төркеменә нигез салучы Дмитрий Свиргунов Ярославль өлкәсендә боз астына төшеп киткән. Музыкаль төркемдә бу мәгълүматны раслаганнар.

Cream Soda төркемендә катнашучылар сөйләвенчә, Свиргунов 19 ыннан 20 мартка каршы төндә дуслары (10 кешедән торган компания) белән Диево-Городище бистәсендә ял иткән. Mash телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, егетләр Идел аша чыгарга булган. Елга аша каршы яктагы ярга уңышлы гына чыкканнар. Әмма кире юлда боз ватылып, 3 кеше су астына киткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, Дмитрий Свиргуновтан тыш, аның 25 яшьлек бертуган энесе Романны һәм дусты – 29 яшьлек Георгий Киселевны эзли. Некрасов районы прокуратурасы тикшерү оештырган.

Музыкаль төркемгә нигез салучы хәбәрсез югалган булып санала. RT хәбәрчесенә биредә яшәүче берәү сөйләп үткәнчә, Дмитрийның Ярославль өлкәсендә әнисенең йорты булган. Продюсер анда яшәгән һәм дуслары белән ял иткән, шулай ук җырлар иҗат иткән.

Свиргунов төзегән Cream Soda төркеме “Плачу на техно”, “Никаких больше вечеринок” дигән хитлары белән яшьләр арасында популярлык казанган.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев