Телевидение алып баручысы вафат
***
Шеф-повар һәм телевидение алып баручысы Алексей Зимин вафат булган. Аңа 52 яшь иде.
«Бик кайгылы хәбәр. Алексей Зимин үлде», – дип язган журналист Роман Лошманов телеграм-каналында.
Фото: wikipedia
Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел. Аны соңгы юлга озату вакыты да хәбәр ителми.
Алексей Зимин «Афиша» баш редакторы урынбасары һәм «Афиша. Еда» авторы буларак билгеле. Шеф-повар белән кулинар шоу НТВ каналында чыга иде.
Аның «Единицы условности», «Кухня супермаркета», «Кухня рынка» һәм «Кухня навсегда» дигән китаплары бар.
Алексей Зимин хатыны Татьяна Долматовская белән өч бала үстерә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев