Яшәеш

Сулы автомобиль покрышкасына егылып, бер яшьлек бала һәлак булган

***

Татарстанның Нурлат районы Зирекле авылында бер яшьлек малай су тутырылган автомобиль покрышкасына егылып төшеп һәлак булган. Баланы бу вакытта караучы булмаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бала судан чыга алмыйча, һәлак булган.

Хәзерге вакытта фаҗига сәбәпләре тикшерелә.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 


Нет комментариев