Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Суд ТР МЧС элеккеге урынбасарыннан 54,8 млн сумны республика бюджетына күчерү хакында карар чыгарды

Казанның Идел буе район суды Татарстан МЧС элеккеге урынбасары Илһам Нәсибуллиннан 54,8 млн сумны – республика бюджетына китергән зыян күләмен – күчерү турында карар чыгарды.

Акчалар шулай ук аның җинаятьтәшләре – Ленур Зиннәтуллиннан (57,2 млн) һәм Илнар Гыймадиевтан (21,3 млн) күчереләчәк. Мәгълүмат суд сайтында бастырылган.

Элек аларга мошенниклык өчен карар чыгарылган иде. Нәсибуллин 8,5 ел колониягә хөкем ителгән, Зиннәтуллин – 7,5 елга, ә Гыймадиев – 5,5 елга.

Билгеләнгәнчә, Нәсибуллин һәм аның җинаятьтәшләре янгын иминлеге профилактикасы белән шөгыльләнүче фирма булдырган, аннары эшмәкәрләрне аның белән килешү төзергә мәҗбүр иткән. Эшмәкәр килешүдән баш тарткан очракта, МЧС инспекторларына янгын сүндерүгә әзерлекне бәяләүне түбәнәйтергә кушулар бирелгән. Фирма тәкъдим иткән барлык хезмәтләр МЧС көчләре тарафыннан башкарылганлыктан, нәтиҗәдә республика бюджетына 133 млн сум зыян китерелгән.

Җаваплылар карарга шикаять белдергән. Аларның шикаятьләрен Татарстан Республикасының Югары Суды караячак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев