Синоптиклар Татарстанда атна башына һава торышын фаразладылар
23 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Күбесенчә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә термометр баганасы -12... -17 градус күрсәтсә, аязганда -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез иң югары температура -6... -11 градус.
24 гыйнварда, сишәмбе көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә минималь температура, иртән - 14... -19 градус, аязганда -23 градуска кадәр. Көндез иң югары температура -7... -12 градус.
25 гыйнварда төбәктә уртача җил булачак. Төнлә -18 градуска кадәр, ә аязганда -22 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -5... -10 градуска кадәр җылыначак.
Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
МаратХәялүтдинов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев