Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Шевченко урамындагы фатирда үле ир-ат гәүдәсе табылган

16 – 22 февральдә янгын сүндерүчеләргә 11 чакыру килгән.

Фото: редакция архивыннан

Шуларның 4есе ялган булган. 1 тапкыр ДТПны юкка чыгаруга, 2 тапкыр полиция органнары белән, 3 тапкыр халыкка ярдәм итәргә барганнар. Янгыннар теркәлмәгән.

Коткаручыларны Шевченко урамындагы йортка балалар бикләнеп калган фатирны ачарга чакыртканнар. Ишекне ачканнар, бәхеткә, беркем зыян күрмәгән.

Васильевоның Солнечная урамындагы 14нче йортның түбәсенә менеп, төшә алмаган ирне махсус баскыч ярдәмендә коткарырга туры килгән.

Шевченко урамының 5нче йортында туганнары соравы буенча өлкән яшьтәге ир яшәгән фатирның ишеген коткаручылар ачып биргән. Кызганычка, ир үлгән булган.

22 февральдә Ходяш тукталышы платформасы янында кар көртенә баткан ир коткарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев