Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Рөстәм Нәбиев: «Ике аягымны югалтуны 1 миллион сумга бәяләделәр!»

Омск өлкәсендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан Уфа блогеры, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә Мәскәүдә - суд юлында йөри икән.

Мин ел башында ук Мәскәү шәһәренең Пресненск район судына казарма җимерелү нәтиҗәсендә үземә килгән мораль зыянны компенсацияләүләрен таләп итеп килгән идем. Суд булды.

Алар минем сәламәтлегемне, ике аягымны югалтуны, гомерлек инвалид калуымны 1 миллион сумга бәяләде. Без бу карар белән килешмәдек. Янәдән суд эшен башладык, апелляциягә бирдек.

«Суд эшенә килгәндә... Үз дигәнебезгә ирештек. Мораль зыян күргәнемне суд 5 миллион дип бәяләде. Бу инде "потолок". Әлеге инстанция аша без бу суммага гына дәгъва итә алабыз. Кассация һәм Югары суд аркылы 5 миллионнан күбрәк сумма да алып була. Әмма бу сумма миңа барыбер түләнәчәк, нинди генә карарга килсәк тә», – ди блогер.

Татар Тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев