Мәктәп укучылары өчен беренче имтиханнар география һәм әдәбияттан булачак, алар 20 мартта узачак.
Вакытыннан алда теләк белдерүчеләр 23 мартта рус теле буенча БДИ тапшыра алачак, 27 мартта - база һәм профильле математика буенча, 30 мартта - биология, физика һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше, 3 апрельдә - чит телләр буенча БДИның телдән өлеше, 6 апрельдә - җәмгыять белеме һәм информатикадан, 10 апрельдә - тарих һәм химия буенча БДИ.
Фото: Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Нет комментариев