Роспотребнадзор чыршы бәйрәмнәре алдыннан балаларга прививка ясатырга өндәде
Яшәеш

Роспотребнадзор чыршы бәйрәмнәре алдыннан балаларга прививка ясатырга өндәде

Чыршы бәйрәмнәренә килүче балаларга грипп һәм башка инфекцияләргә каршы прививка ясатырга кирәк.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде, дип яза хәбәрче Роман Баданов.

«Декабрь азагында балаларын Мәскәүгә Кремль чыршысына яки республика чыршысына җибәрергә ниятләгән ата-аналарга күп кеше катнашында үтә торган чараларга бары тик вакцинацияләнгән балаларны гына кертүләрен искәртәсебез килә», - дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Әйтик, балаларга грипп, кызамык һәм Илкүләм прививкалар календаре буенча каралган барлык инфекцияләргә каршы прививка ясатырга кирәк.


Нет комментариев