Мисырда Кена провинциясендә билгесез авыру ачыкланган.
Барлык пациентларда да югары температура, салкын тию, буыннар авыртуы, күңел болгану һәм тәнгә тимгелләр таралу күзәтелә.
Экспертлар әйтүенчә, бу симптомнар Денге бизе белән охшаш. Ә ул кешеләргә бөтәкләрдән күчә һәм баш мие, нерв системасы һәм бавыр ягыннан җитди катлауланулар китереп чыгарырга мөмкин.
Чыганак:Татарстан Хәбәрләре
Нет комментариев