Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше Динара: «Аллаһка шөкер, ниһаять, без теләгәнебезгә ирештек»

«Куркып кына башлап җибәргән идек»

- Динара, ничек сиңа гастрольләр тормышы, авырмы?

- Куркып кына башлап җибәргән идек, барысы да әйбәт бара. Казанны гөрләттек, моннан соң башка зур шәһәрләргә, авылларга концертларыбыз белән юл тотачакбыз.

Казан концертларының икенче көне җиңелрәк үтте, беренче көнне бик кайгырган идем. Ринат та бик борчылды. Көне буе репетицияләр. Ринат өчен иң күп кайгыручы кеше мин булганмындыр.

- Еладың дамы?

- Әйе, шатлыктан. Шундый күп тамашачы килгән, заллар тулы, халык торып бии. Мин шатлыктан еладым, Аллаһка шөкер, ниһаять, без теләгәнебезгә ирештек. Ул үзе әйтә инде: «Мин колониядән чыккач, ышанмаган идем, Казанда, зур сәхнәләрдә концертлар куя алырмын инде», – дип. Мин аңа һәрвакыт ышана идем. Һәрвакыт: «100% ышанам, без, Аллаһы бирсә, быел Казан сәхнәсендә дәртле итеп концерт куячакбыз», – дип килдем. Чөнки аңа яки шулай кайтырга иде сәхнәгә, яки бөтенләй кайтмаска иде, чыгып та тормаска иде.

- Ир кешенең тормыштагы ярты уңышы хатыныннан тора, диләр, килешәсеңме?

- Шулай инде. Ләкин мин генә тырышып, бернәрсә дә килеп чыкмас иде, Ринатның үзендә теләк булмаса. Димәк, ул үз эшен ярата, яратмаса, минем генә әйтеп торуларым, минем сүзләремне генә тыңламас иде. Безнең бер-беребезгә мәхәббәтебез көчле булганга, бер-беребезне яратканга, Аллаһыга шөкер, барысы да килеп чыкты, алга таба да шулай булсын. Әле ул үзенең урынын алачак. Ринат 2010 елларда татар эстрадасының «топ җырчысы» иде, ул үз урынына кайтачак. Бу – әле юлның башы гына.

- Ринат абыйны сәхнәдән үптеләр дә.

- Әйе, видеога төшердем, мин аны социаль челтәрләргә дә элеп куям әле.

- Көнләшмисеңме?

- Юк инде. Бәлки, ул – кемнеңдер хыялыдыр. Ринатны битеннән булса да үбү, кочаклау. Димәк, аның хыялы – Ринат. Мин кем белән яшәгәнемне беләм, һаман канәгатьсезлек белдереп, талашып торсаң, булмый. Алай итеп тормыш бармый. Киресенчә, ярдәм итәргә, җылы сүзләр әйтеп торырга кирәк.

- Бигрәк зирәк, акыллы син.

- Рәхмәт. Шулай да, барысы да җиңел генә барды, дип алдалый алмыйм. Берара булды минем көнләшү, Ринат колониядән чыккач. Чөнки 6 ай буена ияләшкән, ул минем белән генә сөйләшә, күрешә дип. Чыкты да, аңа барысы да сусаган иде, игътибар бик күп булды. Хәзер барысы да яхшы. Мин аның кая, кем белән йөргәнен беләм бит. Шуның өчен артык андый әйберләр белән башын катырмыйм.

Интертаттан кыскартып алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев