Республикабызда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 4 меңнән артык социаль килешү төзелгән
Ел башыннан бирле Татарстанда 4 мең 26 социаль килешү имзаланган.
Шуларның 1 мең 921е – эш эзләү, 1 мең 472се – шәхси эшмәкәрлек ачу, 168е – шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, ә 465е – башка юнәлешләр буенча төзелгән.
Социаль килешүләр «Гаилә» дәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм ярлылыкны киметүнең төп ысулларыннан берсе булып тора. Аның вазифасы – кешегә авыр хәлдән чыгуда ярдәм күрсәтү генә түгел, ә аңа даими керем чыганагы булдырырга мөмкинлек бирү.
Һәрбер очрак өчен социаль адаптациянең аерым планы эшләнә, анда төгәл гамәлләр билгеләнә. Министрлык вәкилләре бирелгән акчаны социаль килешүдә күрсәтелгән бурычларны үтәү өчен генә кулланырга мөмкин икәнлегененә игътибар итә.
«Социаль килешү үзен ярлылыкка каршы көрәштә нәтиҗәле корал итеп исбатлый. Аның кыйммәте гаиләләрнең матди хәлен вакытлыча яхшыртуда гына түгел, ә проблеманың түбәнге сәбәпләрен бетерүдә дә. Ул кешегә киләчәктә финанс яктан бәйсез булырга ярдәм итә», — диде Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Социаль килешү төзегән татарстанлылар чәчтарашханәләр һәм тегү остаханәләре ача, гүзәллек салоннарында хезмәт күрсәтә, җитештерү һәм автосервис өлкәләрендә эшли, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, электрон сәүдә белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев