Республика түләүләрне арттырды
Хәзерге вакытта Татарстанда махсус хәрби операциягә контракт төзеп китүчеләргә ташламалар һәм түләүләр сизелерлек артты. Ә инде июль ахырына кадәр төзүчеләр өчен ул аеруча отышлы.
Шул турыда сөйләүне сорап без Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзинга мөрәҗәгать иттек.
Хәзер республикада контракт төзүчеләргә түләү 505 мең сумга кадәр арттырылды. Һәм хәрби частька баргач контракт төзегәндә РФ Оборона министрлыгыннан бер тапкыр түләү – 195 мең сум.
Безнең егетләр илебез мәнфәгатьләрен саклый. Без сугышчыларыбызны ярдәмнән ташламадык һәм ташламаячакбыз. Махсус хәрби операциядә катнашучылар ташламалар алачак.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы
- МХОда катнашкан һәр хәрби хезмәткәргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә. Әлеге статус бирелү белән сугышчы ай саен 3480 сум күләмендә түләү ала.
Гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү
- Яраланган өчен хәрби хезмәткәр 3 млн сумга кадәр түләү ала. Хәрби хезмәткәр һәлак булганда аның гаиләсе 12 млн сумга кадәр акча алачак.
Ташламалы ипотека алу мөмкинлеге
Туплану-ипотека системасы – контракт буенча хәрби хезмәткәрне торак белән тәэмин итү формасы. Хәрбигә исәп-хисап ачыла һәм аңа ел саен хезмәттән киткәнче билгеле бер сумма күчерелә. Былтыр ул 350 мең сумга кадәр җитте.
Түләүсез медицина хезмәте
Оборона министрлыгы бюджетыннан шифаханәгә бушлай юллама.
Бушлай өстәмә белем алу мөмкинлеге
Теләсә-кайсы контрактчы белемен күтәрә, офицер исеме һәм команда вазифасы ала ала.
Хәрби хезмәткәр гаиләләре өчен:
Безнең республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре социаль ярдәм алачак. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов закон проектына кул куйды. Үзгәрешләр ел ахырына кадәр үз көченә кертелә һәм ул мобилизацияләнүчеләргә дә, үз теләкләре белән китүчеләргә дә, милли гвардиячеләргә дә һәм шулай ук аларның гаиләләренә дә кагыла.
- МХОда катнашучылар балаларына югары уку йортларына керүгә квота. Әгәр элек бала укуга түләүле нигездә кергән булса, ул «бюджет»ка күчә ала.
- Мәктәп укучылары түгәрәкләргә, спорт секцияләренә, озайтылган көн төркеменә йөри ала, алар өчен бушлай туклану оештырыла.
- 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ял өчен юлламалар, пенсионерлар өчен шифаханә-курортка юлламалар.
- Участокка газ үткәрүгә һәм йорт эченә газ җиһазы сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев