Редакциябездә күңелле көннәр башланды, дуслар
Яшәеш

Редакциябездә күңелле көннәр башланды, дуслар

Ни өчен дигәндә, укучыларыбызга бүләкләр өләшәбез.

Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә менә дигән урындык-кресло, кәнәфи дисәк тә була, уйнаткан идек. Аны районыбызның Карагуҗа авылыннан Зөлфия Каюмова отты. 

 

-Мин редакциягә беренче тапкыр квитанция юлладым һәм оттым да. Бәхетем бар икән! Бик зур рәхмәт сезгә, - дип шатлыгы белән уртаклаша ул. 

 

Без дә Зөлфия ханымны котлыйбыз. Киләсе елга да бүләкләр отарга насыйп булсын.👏👏

 


Нет комментариев