Район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы булды.
2020 елдагы эш турында төп доклад белән Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Идиятуллин чыгыш ясады.
Ул җәяүлеләрне таптату очракларының артуына игътибарны юнәлтте, шулай ук юлларның кайбер участокларында яктыртуны яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте.
Михаил Афанасьев сүзләренчә, юл хәрәкәте иминлеге - район хакимияте эшендә приоритетларның берсе һәм барлыкка килгән проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк, дип өстәде.
Барлык мәсьәләләр дә контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев