РФ Президенты Владимир Путин ни өчен Россия Украинада махсус хәрби операцияне иртәрәк башламаган дигән сорауга җавап бирде.
Дәүләт башлыгы бу хакта журналист Павел Зарубинга сөйләде.
«Без партнерларыбызның намуслылыгына өметләндек, — дип белдерде Президент. — Минскта ирешелгән килешүләр үтәләчәк, дип көттек».
Аның сүзләренчә, соңрак кына Франция белән Германиянең бу килешүләрне үтәргә җыенмавы ачыкланган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев