Поезд өстенә күпер ишелеп, 7 кеше һәлак булган
***
31 майда төнлә Брянск өлкәсенең Выгоничи бистәсе районында автомобиль күпере җимерелеп төшкән, бу вакытта аның астыннан 86 нчы номерлы «Климов – Мәскәү» пассажир поезды узып бара торган булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 7 кеше һәлак булган. 60тан артык кеше зыян күргән, алар арасында балалар да бар. Барысына да ярдәм күрсәтелгән, 44 кеше әлегә хастаханәдә калган.
Гадәттән тыш хәл урынына 180 кеше һәм 60 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Күпер фрагментларын демонтажлау башкарыла, рельслардан чыккан локомотив һәм вагоннар тимер юл полотносыннан чыгарыла, диелә хәбәрдә.
Социаль челтәрләрдә гадәттән тыш хәл булган урыннан видеолар таралды.
Фото: видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев