Өстәмә ял кемнәргә бирелә?
Халыкара инвалидлар көне декадасы алдыннан Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидларның ата-аналары статусы турында хәбәр итә.
«Инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре бирү турында» РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 6 маендагы 714нче номерлы карары нигезендә хезмәт килешүе буенча рәсми эшләүче ата-аналарның берсе (опекуннар, попечительләр) инвалид баланы карау өчен календарь айда өстәмә түләүле ял көннәренә хокуклы. Ул көннәрне аерым-аерым кулланырга яки берләштерергә мөмкин: елга бер тапкыр 24 көн рәттән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әгәр ата-аналарның берсе календарь елда 24 өстәмә түләүле ял көненнән кимрәк файдаланса, икенче ата-анага шул ук календарь елда калган өстәмә түләүле ял көннәре бирелә ала.
Игътибар итәбез, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 262.1нче маддәсе нигезендә унсигез яшькә кадәрге инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарның берсенә түләүле отпуск аның теләге буенча уңайлы вакытта бирелә. Инвалид балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хокукый навигаторы»нда тулырак мәгълүмат бирелә: https://navigatortatar.ru/home/index?rootId=4
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев