Олы Яке авылында «Чалгы чыңы серләре» дип аталган мастер-класс үткәргәннәр
Татар халкы элек-электән тырыш булган һәм печән чабу, җыю авылның иң күңелле эшләренең берсе булып саналган.
Хәзер исә барысы да җиңеләйтелде, бөтен эшләрне диярлек техника башкара һәм бу йолалар, гореф-гадәтләр үз кыйммәтен югалта бара, халык арасында онытыла.
- Бу күренешне булдырмас өчен, без «Чалгы чыңы серләре» темасына мастер-класс оештырырга булдык. Чалгыны ничек итеп кайрарга, печәнне дөрес итеп чабарга һәм шулай ук тырма белән җыю серләренә төшендек. Бу чара һәр бала өчен кызыклы булды, шулай ук үзләре дә мастер-классларда актив катнашты, - дип яза Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев