Норлатта мобиль медицина комплексы эшли башлады
Яшәеш

Норлатта мобиль медицина комплексы эшли башлады

Норлатта М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы эшли башлады.

Фото: ЗЦРБ

Медикларның төп бурычы – җирле халыкны диспансерлаштыру. Мондый профилактик чаралар иртә стадияләрдә авыр авыруларны ачыкларга һәм аларны вакытында дәваларга ярдәм итә.

Мобиль комплекс 17-28 ноябрь көннәрендә Норлат авылында эшләячәк.

Кабул итү вакыты: 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

Белгечләргә язылу участок терапевты аша башкарыла.

ЗЦРБ


Нет комментариев