Ни өчен Татарстанлыларга көз көне ял итү отышлы
Яшәеш

Ни өчен Татарстанлыларга көз көне ял итү отышлы

Көзен Татарстан халкының бер өлеше ял вакытын сайлый, Россия төбәкләренә яки чит илгә сәфәрләр планлаштыра. Айны дөрес сайлаганда, финанс югалтуларны да киметергә мөмкин.

Бу хакта — «Татар-информ» материалында.

Ял чоры түләүләрен исәпләгәндә айдагы уртача календарь көннәр саны — 29,3 кулланыла. Шул ук вакытта бер эш көненең бәясе инде конкрет айдагы эш көннәре санын исәпкә алып билгеләнә. Әгәр эш көннәре азрак булса, аларның һәрберсе фактик рәвештә кыйммәтрәк тора. Бу гадәттәге график белән айлык хезмәт хакы күләменең ел дәвамында бер үк төрле булуы белән бәйле.

Шуңа күрә керемне саклау күзлегеннән отпускны эш көннәре күбрәк булган айларда алу файдалырак. Мондый очракта ял аркасында алынмаган хезмәт хакы суммасы азрак була.

2026 елның октябрендә биш көнлек эш атнасы белән Татарстанда 22 эш көне каралган. Июль, сентябрь һәм декабрьдә дә шулкадәр үк эш көне булачак. Шулай итеп, октябрь финанс яктан иң файдалы айларның берсе булып тора.


Нет комментариев