Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәрсә соң ул – бәхет?

Якты дөньяларда өч дус яшәгән һәм һәрберсе үз бәхете турында хыялланган. Әмма бәхет аларга төрлечә күзалланган.

Өч тамчы зирәклек
Бәхет турында өч төрле күзаллау


Якты дөньяларда өч дус яшәгән һәм һәрберсе үз бәхете турында хыялланган. Әмма бәхет аларга төрлечә күзалланган. Беренчесе, бәхет – байлыкта дип уйлаган, икенчесенә сәләт бәхет булып тоелган, ә өченчесе бәхетне – гаилә дип санаган.
Тиздерме, озактырмы, алар барысы да үз бәхетләренә ирешкән. Әмма һәр нәрсәнең ахыры була. Аллаһ хозурына күчәр сәгатьләре җиткәндә, тормышларына нәтиҗә ясау өчен, очрашкан болар. Беренчесе әйткән:
– Бай булдым мин, әмма бәхет тоймадым. Бу дөньядан саран һәм кешеләрне күрәалмас адәм булып китәм.
Икенчесе:
– Мин сәләтле булдым, әмма бәхетле түгелмен. Тормыштан ялгызлыктан алҗып китәм, – дигән.
– Ә мин бәхетнең нәрсә булуын татыдым, – дигән өченчесе, – теге дөньяга якыннарым тарафыннан кадер-хөрмәт күреп, яратылып китәм һәм үземнән соң җир йөзендә иң кыйммәтле нәрсә – яңа кешеләр калдырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев