Муниципаль оешма хезмәткәрләре шифаханәдә дәвалануга сертификатлар ала алачак
Яшьләр сәясәте өлкәсендә физик культура һәм муниципаль спорт оешмалары хезмәткәрләрен шифаханәдә дәвалау белән тәэмин итү социаль проектына быел муниципаль оешма хезмәткәрләре кертелде.
Шифаханәдә дәвалануга сертификатлар электрон рәвештә бирелә. Аның номиналь бәясе – 25 мең сум. Гамәлдә булу вакыты – 2024 елның 1 декабренә кадәр.
Сертификат белән юлламаны яисә сумманың бер өлешен, мөстәкыйль сайланган, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм РФ курорт фонды дәүләт реестрына кертелгән шифаханәдә түләргә мөмкин. Аны социаль яклау бүлегендә рәсмиләштерәләр.
Сертификат соңгы елда уртача айлык кереме 71585,00 сумнан һәм мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында» ТР Законында билгеләнгән таләпләрдән артмаган һәм салымнар буенча бурычлары булмаган гражданнарга бирелә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев