Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

М.Красная урамында хатын-кызны кыйнаганнар

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1010 чакыру килгән.

Фото: редакция архивыннан

Шуларның 590ы – шәһәрдән, 420се районнан булган. 405 кешене госпитализацияләгәннәр: 292се – шәһәрдән, 113е – районнан.  

М.Красная урамында билгесез кеше кыйнаган 43 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны травматологиягә китергәннәр.

Ленин урамында ире кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 38 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Тургенев урамында билгесез кеше башына шешә белән сугып җәрәхәтләгән 37 яшьлек исерек ир янына медиклар чакыртылган. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев