«Мин гаиләне сайладым, эчүемне ташладым»
Республика проекты юлдан язган хатын-кызларга ярдәм итә. 2025 елда Яшел Үзәндә республика проектында 12 кеше катнаша.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Хәзер алкоголь куллануга бәйле хатын-кызларның саны арту наркологларда зур борчу уята. Билгеләнгәнчә, 2000 ел башында алар 13 процент тәшкил итсә, 2024тә ул 23,9 процентка җиткән. Нигездә, әти-әнисе эчкечелек белән мавыккан гаиләләрдә ике-өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Нәтиҗәдә, бу балалар гаиләләреннән тартып алына һәм приютларга яисә балалар йортларына урнаштырыла. Бик кызганыч ситуация барлыкка килә. Республикада 2015 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлаган «Аеклык ноктасы» («Точка трезвости») программасы балаларның приютларда түгел, ә гаиләдә тәрбияләнүен күз алдында тота.
Әлеге программа безнең Яшел Үзәндә дә уңышлы гамәлгә ашырыла. 2015 елдан бирле 47 кеше «Аеклык ноктасы»н узган һәм нәтиҗәләре дә начар түгел.
Бу программа буенча нинди эш алып барылуы турында безгә Яшел Үзән психо-неврология диспансерының медико-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире Наталья Евдокимова сөйли.
– «Аеклык ноктасы» – ул алкогольгә булган бәйлелекне медицина психологы күзәтүе астында дарулар ярдәмендә дәвалануны төркемнәрдә даими шөгыльләнү белән берләштергән уникаль программа. Проект дару препаратлары, психотерапия, социаль ярдәм кулланып, туры юлдан тайпылган кешене социумга, нормаль тормышка кайтаруны үз эченә ала.
Төркемнәргә берләштерелгән дәресләр проектта катнашучыларга белгечләрдән бәйлелек турында яңа мәгълүмат алырга гына түгел, ә проблема турында үз тәҗрибәләрендә белгән кешеләр белән очрашырга да мөмкинлек бирә. Биредә оялмыйча һәм курыкмыйча уй-кичерешләрең белән уртаклашырга һәм ярдәм алырга була. Катнашучыларга мондый очракларда шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм авырлыкларны хәл итүнең яңа юлларын табу җиңелрәк.
Бу проект, чын мәгънәсендә, эчкечелек юлына баскан һәм үзе генә аннан чыга алмаган кешеләргә аек тормышка кайту өчен ышанычлы таяныч булып тора.
– Наталья Николаевна, бу программада кемнәр катнаша ала?
– Балалары булган проблемалы гаиләләр белән шәһәрнең берничә оешмасы шөгыльләнә. Әйтик, участковыйлар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр, социаль хезмәтләр үз эшчәнлекләрен ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумы (МСРК) аша координацияли. МСРКда хәзерге вакытта ата-аналарның берсе яки икесе дә спиртлы эчемлекләр кулланган, җәмгысы 57 бала булган 30 гаилә исәптә тора.
«Аеклык ноктасы»нда берничә оешманың уртак тырышлыгы белән аерым нәтиҗәләргә ирешелә. Эчкече ана еш кына социаль ятимлекнең сәбәбе булып тора. Без шундый әниләр белән эшлибез дә. Алар арасында шулай ук ялгыз әтиләр дә, ирле-хатынлы парлар да бар.
– Бу программаны гамәлгә ашыруга республикада зур игътибар бирелә. Яшел Үзәнгә быел аның өчен күпме финанс бүлеп бирелде?
– Әйе, программа ТР Рәисенең җитди контролендә тора. Ел саен аны гамәлгә ашыруга зур суммада акча бүленә, быел Яшел Үзәндә 12 кешегә шул проект буенча дәвалану мөмкинлеге бирелде. Алар, нигездә, әниләр, ирле-хатынлы парлар һәм бер ялгыз әти дә бар. Алар алты ай дәвамында дарулар белән тәэмин ителә, тернәкләндерү курсы уза, психологларда дәвалана. Статистикага килгәндә, Яшел Үзәндә 686 хатын-кыз наркологта диспансер исәптә һәм шулай ук 35 хатын-кыз алкоголь психозы белән күзәтү астында тора.
– Күзәтү астына ягъни дәвалануга алынган әниләрнең яисә әтиләрнең терелеп чыгу теләге көчлеме?
Әйе, аларның мотивациясе бар. Барысының да тартып алынган балаларын үзләренә кире кайтарасы килә. Балалар вакытлыча социаль яктан куркыныч гаиләләрдән алынып, «Гнездышко» приютына урнаштырыла. 30 гаиләдә хәзерге вакытта шундый куркыныч ситуация хөкем сөрә дә инде. Аларның проблемасын төрле ысуллар белән хәл итәргә туры килә. «Аеклык ноктасы» программасына эләккән хатын-кыз бу аның балаларын кире кайтаруда соңгы шанс булуын аңлый. Диспансерда ул көчле психотерапия ярдәме ала. Болардан тыш, аңа махсус препарат ясала. Ул кодировкалаулардан аермалы буларак, куркыныч тәэсир ясамый. Әмма алга таба аны эчү кызыксындырмый башлый. Әгәр дә кешенең айнык буласы килә икән, үзе дә тырышырга тиеш. Без аңа да өйрәтәбез. Гадәттә, медикаментоз һәм психологик ярдәм алган хатын-кыз ата-ана хокукыннан мәхрүм ителми һәм балалары гаиләләренә кире кайтарыла.
Очрактан файдаланып, шушы проектта катнашып чыккан хатын-кыз – Алсуга (исеме үзгәртелде) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек:
– Бу программа турында кайдан белдегез?
– Мин исәптә тора идем. Бу хакта кабул итүгә килгәч белдем. Эчүдән туктый алмадым.
– Ни өчен катнашырга булдыгыз?
– Бу баткаклыктан үземнең генә чыга алмаячагымны һәм баламны югалтачагымны аңладым.
– Программаның ярдәме тидеме?
Эчүдән туктадым, хәзер эшлим. Кызым һәм туганнарым белән мөнәсәбәтләрем җайга салынды. Тернәкләнү барышында ялгыз калмаска өйрәттеләр. Башка начар уйлар килсә, шунда ук кемгә дә булса, әйтик, туганнарга шалтыратырга куштылар. Психолог киңәше буенча аноним алкоголикларлар төркемендә шөгыльләнергә җыенам.
Наталья Евдокимова сөйләвенчә, дәваланудан соң кешенең нинди тирәлеккә эләгүе дә мөһим. Әгәр дә ул элеккеге дуслары янына кайтса, нәтиҗәсе билгеле. Шуңа күрә белгечләр проектта катнашучыларга аноним бергәлекләрнең координатларын бирә, ә анда катнашучылар үз мисалларында алкогольсез яшәргә мөмкин булуын үз үрнәкләрендә күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев