Менә бит ә, бәхет бер елмайса
Күгеш мәктәбе укытучысы Ләйсән Шакирова узган ел җәен бездән шәп кенә бүләк алып кайтып киткән иде.
Быел да редакциябезгә елмаеп килеп керде ул.
-Бернинди приз да өмет итмәдем. Квитанцияне болай гына, традиция буенча гына юллаган идем. Бүләк откансың икән, дигән хәбәрне җиткергәч тә, ышанмадым, туры эфирдан язылган видеоны ике тапкыр карадым. Менә бит ә, бәхет бер елмайса... Бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә шулай укучыларыгызны шатландырып торыгыз. Газета озын гомерле булсын, - дип матур теләкләрен дә җиткерде Ләйсән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев