Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Май чабу бәйрәмендә көпә-көндез кычкыртып таладылар

#әйтәмәле

Май чабу бәйрәмендә без дә булдык. Авангард стадионында бик матур оештырганнар иде. Тик сәүдә рәтләренең аз булуы гына аптырашта калдырды. Гомумән, коймак алып авыз итәргә урын юк иде. Урамга чыккач кайнар чәй белән коймактан да сыйланасы килә бит инде.

Инде кызым шашлык дип чәбәләнә башлады. Сорагач алдык инде, соңыннан гына белдем, әтисе өч кисәк тавык шашлыгы өчен 800 сум акча түләгән. Йә, әйтегез әле, бу бәягә ничә тавык алып була иде?!

Бу сәүдәгәрләр гади халыкны көпә-көндез ник талый һәм ул бәяне бераз гына чамалап куеп булмыймы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев