Күпчелек очракта янгын электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыга
17 – 23 ноябрьдә янгын сүндерү хезмәткәрләре тревога буенча 8 тапкыр чыккан.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Алар 3 янгын очрагын юкка чыгарган, 2 тапкыр полиция органнары белән һәм 1 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә барган. 4 чакыру ялган булган.
«Зеленая Долина» төзелеш мәйданчыгындагы бытовкада янгын электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан. Нәтиҗәдә, 10 квадрат метр мәйданга зыян килгән.
Ленин урамындагы 29нчы йорт янында, шулай ук Фрунзе урамында чүп-чар контейнерларына ут капкан. Аларны сүндерү өчен «01» хезмәткәрләре чакыртылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев