Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коточкыч! 14 яшьлек үсмер мәктәпкә һөҗүм иткән. 9 кеше һәлак булган, тагын 7 кеше яраланган

Белград мәктәбендәге атышта сакчы һәм 8 укучы һәлак булган

3 майда, Белград шәһәре үзәгендә 14 яшьлек үсмер мәктәпкә һөҗүм иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 кеше һәлак булган, тагын 7 кеше яраланган. Бу хакта Сербиянең Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

 

«Иртән Врачар районындагы «Владислав Рибникар» мәктәбендәге атышта 8 бала һәм сакчы һәлак булды, 6 бала һәм укытучы яраланды, алар «ашыгыч ярдәм» үзәгенә һәм балалар хастаханәсенә җибәрелде», – диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

 

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев