Көчле кабынышлардан соң Җирне ике магнит давылы каплаячак
ИКИ һәм ИСЭФ Кояш астрономиясе лабораториясе мәгълүматы буенча, шимбә, 20 июльдә, 15:00 – 18:00 сәгатьләрдә җирдә магнит давылы көтелә.
Якшәмбе көнне магнит давылы төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә (3:00 – 09:00) булачак дип фаразлана. Шул ук вакытта якшәмбе көнне көчле магнит штормының булуы да ихтимал. Экспертлар аны 20% булачак дип бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев