Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кичә 7нче мәктәптә дә Соңгы кыңгырау яңгырады

Мәктәпнең актлар залында укытучылар, ата-аналар һәм тантананың иң төп сәбәпчеләре -тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар җыелды.

Аларны директор урынбасары Лариса Магницкая, шулай ук хөрмәтле кунаклар: Яшел Үзән муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров, мәгариф идарәсе методисты Светлана Гребенкина сәламләде.

Тантаналы линейканы ТР һәм РФ гимннары ачты.

Мәктәпне тәмамлаучыларны башлангыч сыйныф укучылары котлады. Алар биюләр, җырлар, шигырьләр һәм үгет-нәсихәтләрдән торган иҗади бәйләм бүләк иттеләр.

Балаларга үзләренең үгет - нәсихәт сүзләрен укытучылар, әти-әниләр, шулай ук мәктәп директоры Луиза Душенинада җиткерде.

Быел соңгы кыңгырауны чыңлату хокукы 11А сыйныф укучысы Софья Власовага бирелде.

Чара мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да башкаруында «Паруса» җыры белән тәмамланды.

Иван Афанасенко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев