«Кешенең яхшылыгы гомер буе онытылмый ул» (редакциягә килгән хат)
Яшел Үзәнгә килгән генә елым, әле биредә рәтләп танышларым да юк...
Акчаны бик каты экономияләп кенә тотам, чөнки бу шәһәрдә туганнарым да, якыннарым да юк. Декабрь җитте, бәйрәм рухы. Ә мин чыршы алыргамы-юкмы дип уйлап йөрим, чөнки акча жәл. Инде алмаска булдым һәм шул уемнан кәефем кырылды. 31 декабрь җитте, базар яныннан узып барам шулай, миңа карап, чыршы ал, дип, чыршы сатучы кычкырды. Мин әйтәм: «Юк, алмыйм, кыйммәт, җитмәсә бик зурлар», – дим. Ул чыршылары арасыннан миңа кечкенәне генә табып алды һәм бушлай, диярлек биреп җибәрде. Ничек сөенгәнемне, рәхмәтләр яудырганымны белсәгез! Мине чит шәһәрдә ялгызы яшәгән кеше генә аңлар. Шул кәефем ел буена җитте. Хәтта хәзер дә, сезгә сөйлим, ә үземнең авызым ерык. Менә кешенең яхшылыгы гомер буе онытылмый ул...
Нәфисә Мәхмүтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев