Кечкенә Валериянең хыялы тормышка ашты
-Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» республика акциясендә катнашты.
Шарда - Яшел Үзәннән Валерия Җамалиеваның теләге язылган була. Рөстәм Нургали улы кыз өчен планшет, йомшак уенчык сайлап алды һәм бүләкне Яшел Үзәнгә тапшырды.
- Бүген республика башлыгы исеменнән кечкенә Лераны һәм аның әнисен якынлашып килүче Яңа ел белән котладык, - дип яза үзенең телеграм каналында район башлыгы Михаил Афанасьев.
2024 елның сентябрендә Валерия беренче сыйныфка барачак, аңа нык сәламәтлек, уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев