Казанда вакытлыча Кабан һәм Казанкада аз үлчәмле суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр
Яшәеш

Казанда вакытлыча Кабан һәм Казанкада аз үлчәмле суднолар хәрәкәтен чикләячәкләр

Татарстан буенча Россия ГУ МЧС Казан үзәгендә кече көймәләрне куллану тыелуын искәртә.

Тыю «Түбән Кабан» күле акваториясендә – Хади Такташ урамындагы транспорт күпереннән Кәрим Тинчурин театры мәйданына кадәр – 16 июньдә 20.00 сәгатьтән 18 июнь 23.00 сәгатькә кадәр гамәлдә.

Моннан тыш, 17 июньнән 19 июньгә кадәр Казанка елгасы буйлап – 3-нче транспорт дамбасыннан Киров дамбасына кадәр йөрү тыелачак.

Татар-информ


Нет комментариев