Казанда Лобачевский исемендәге математик премия лауреатын бүләкләделәр
Бүләкне Россия Фәннәр академиясенең геометрия һәм топология лабораториясенең төп фәнни хезмәткәре Сергей Ивановка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм югары уку йорты ректоры Ленар Сафин тапшырды.
Н.И. Лобачевский исемендәге медаль ике елга бер тапкыр бирелә һәм аның белән бергә 75 мең доллар күләмендә акчалата премия дә тапшырыла.
Быел премия номинантлары арасында Һиндстан, Үзбәкстан һәм Казахстан галимнәре бар.
Конкурска гаризалар 2024 елның декабреннән кабул ителде, шул ук вакытта жюри составы да расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев