Казан метросында сәдака сорау, товарлар сату тыелачак
Казан метрополитенында рәсми рәвештә берничә яңа тыю гамәлгә кертеләчәк.
Тиешле карар проекты Татарстан Кабинеты министрларының коррупциягә каршы экспертиза узу этабында. Документ метрополитенны куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә.
Пассажирларга түбәндәге эшләр тыелачак:
- сәдака сорау,
- товарлар сатып алу яки сату тәкъдим итү,
- әйберләр алмаштыру,
- күрәзәчелек белән шөгыльләнү.
Шулай ук вагоннарда, инфраструктура объектларында 10 метрдан да якынрак һәм вентиляция киоскларыннан 25 метрдан да якынрак урында ут яктырту, пиротехника куллану тыелачак.
Велосипедлар һәм самокатларга килгәндә, аларда метро территориясе буйлап хәрәкәт итү тыела. Аларны чехолларда яки пакетларда гына ташырга рөхсәт ителә. Мондый пассажирлар өчен махсус автоматик булмаган үткәргеч пунктлар каралган. Велосипедларны, самокатларны, балалар арбаларын һәм башка хәрәкәт чараларын караусыз калдыру, аларны тоткаларга, ишекләргә яки башка объектларга бәйләп кую да тыела.
Моннан тыш, пассажирларга чит кешеләрдән тикшерүсез кабул ителгән әйберләрне ташу рөхсәт ителми.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев